Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында ВНИИЛМ Галимнәр советының күчмә киңәйтелгән утырышы булды. Чарада Алмас Нәзиров катнашты. Ул станция хезмәткәрләрен юбилей датасы белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. “Күп еллык намуслы хезмәте, югары профессиональлеге, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы системасында нәтиҗәле эшләве өчен” мактау грамоталарына “Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча Россиякүләм фәнни-тикшеренү институты” ФБУ филиалының фәнни хезмәткәрләре – Ильин Федор Степанович белән Прокопьев Александр Павловичлар лаек булдылар. Станция коллективына А.Ә. Нәзиров Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының “Намуслы хезмәте, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт урман сәясәтен эшләүгә, урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм үстерү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуга бәйле вәкаләтләр буенча керткән зур өлеше һәм 90 еллык уңаеннан” Рәхмәт хатларын тапшырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчелеге исеменнән Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе коллективына министр Форд Фокус автомашинасы ачкычын тапшырды. Юбилярлар үз чиратында Министрлыкка нәтиҗәле, тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен җиткерделәр һәм Алмас Нәзировка “Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең – ВНИИЛМ филиалының эшендә гамәли булышлык иткәне өчен, урман фәнен алга этәргән һәм Россия Федерациясе урман байлыкларын саклау һәм үрчетү буенча нәтиҗәле хезмәте өчен” Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Тантаналы өлеш тәмамлангач урман фәне вәкилләре галимнәрнең чыгышларын тыңлап үттеләр.