Бүген, 2016 елның 5 октябрендә, “Лениногорск үзәк район хастаханәсе” ДАСУ хастаханә шәһәрчеге территориясендә “Урман утырту көне” акциясе кысаларында истәлекле агачлар утыртылды. 65 данә чыршы, 6 данә нарат һәм 10 данә миләш агачы утыртылды. Үсентеләрне “Лениногорск урман хуҗалыгы” ДБУ бирде. Утырту эшләрендә “Лениногорск үзәк район хастаханәсе” ДАСУ һәм “Лениногорск урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
“Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе 2016 елның 1 октябреннән 31енә кадәр, традиция буенча Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында үткәрелә. Бүгенге көндә Татарстанда 1,7 миллионнан артык яшь агач утыртылды.