2016 елның 1 октябрендә 2015 елның 30 декабрендә кабул ителгән Урманнарны зыянлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү өлкәсендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында” № 455-ФЗ Федераль закон үз көченә керде.
Яңа федераль закон Россия Федерациясендәге урманнан файдаланучылар һәм барлык гражданнар тарафыннан урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләренеү үтәлешенә, урманнарны яклау буенча проблемаларны оператив рәвештә ачыкларга һәм урманнарга йогынты ясый торган барлык начар факторлардан алынган экологик һәм икътисади зыянны киметергә мөмкинлек бирә торган чараларны сыйфатлы үткәрү мөмкинлеген бирә алырлык, барлык урман яклау эшләрен үткәрүнең һәм, беренче чиратта, санитар кисүләрнең вакытларын кыскарта торган системаны оештыруга карата җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Әлеге законның гамәлгә керүе Россия урманнарын начар йогынтылардан яклауны җайга салуның хокукый механизмнарын камилләштерүдә зур адым булып тора – Урман кодексында урманнарны зыянлы организмнардан яклау мәсьәләләренә багышланган аерым бүлек пәйда булды, урманнарда санитар куркынычсызлык һәм урман яклау чаралары нигезләре турындагы статьялар җитәрлек дәрәҗәдә киңәйтелде һәм тәгаенләнде. Моннан тыш, санитар-савыктыру чараларын үткәрүнең вакытлары кыскартылды, аларны үткәргән өчен җаваплылык арттырылды. Элеккеге закон актларында азрак чагылдырылган урманнарның һәлак булуын кисәтүгә, профилактика чараларына карата яңа федераль законда махсус игътибар бирелә.