“Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабын үткәрү турында

2016 елның 7 октябре, җомга

2016 елның 15 сентябрендә “Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы башланды. Акцияне үткәрүнең өч атнасы барышында урман территорияләрен чистартуда 500 кеше катнашты. Урман фондының 394 арендаторы, 53 предприятие, шулай ук 4 бакчачылык ширкәте актив партнерлар булдылар. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды һәм МСТТ территорияләре чистартылды һәм 298,5 м3 каты көнкүреш калдыгы һәм башка төрле калдыклар чыгарылды. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 143 м3 коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды һәм чыгарылды.

Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә һәм МСТТ территорияләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау буенча 38 рейд чарасы үткәрелде. Нәтиҗәдә 9 ККК чүплеге ачыкланды, хәзерге вакытта алар барысы да 100% дәрәҗәсендә юкка чыгарылды.

Акция барышында 9 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде. 49 мәгълүмат тактасы, аншлаглар, шулай ук ял итү өчен урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында урнаштырылган чатырлар төзекләндерелде.

Быел акциянең көзге этабында табигать сакчылары 1127,1 м3 каты көнкүреш калдыкларын җыеп алдылар һәм чыгардылар. Автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан “Урманчылык” ДКУ һәм дәүләт табигый тыюлыклары хакимиятләре белгечләре тарафыннан 800 м3 тирәсе коры-сары һәм ауган агач-ботаклар җыеп алынды.

“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе 2016 елның 15 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International