2016 елның 16 сентябрендәге № 448-осн боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында җитәкче-урманчыларның урынбасарлары, урманнарны саклау һәм яклау инженерлары белән “22.05.2008 № 22-ТРЗ нигезендә гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү тәртибе” һәм “Федераль дәүләт урман күзәтчелеген башкарганда урмандагы хокук бозуларны ачыклау тәртибе” темаларына хезмәт әзерлеге системасында чираттагы тематик дәрес үткәрелде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.12.2014 № 1525 карары нигезендә гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләнә торган үзагачны тиешенчә исәпкә алу максатларында, төзү, корылмаларны ремонтлау һәм җылылык буенча үзагачны әзерләү чорын 1 елга кадәр тоту киңәш ителде. Шул ук вакытта утынның һәр гаилә әгъзасына түгел, ә бер гаиләгә генә бүлеп бирелүенә аеруча игътибар итәргә кирәк.
Федераль дәүләт урман күзәтчелеген башкару кысаларында ведомствога буйсына торган учреждениеләргә шәхси ихтыяҗлар өчен утын әзерләү урыннарын караганда киселгән агачны санарга, әзерләнгән үзагачны технологик каратларда каралган урыннарда урнаштырырга, алынган агачтан максатчан файдалануга карата контрольлекне арттырырга, урман законнарын бозуның барлык очраклары буенча административ хокук бозу эшләрен кузгатырга кушылды.