Бергә үсәчәкләр

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

“Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре 28 санлы “Әкият” балалар бакчасы территориясендә агач утырттылар. Балаларның һәркайсы үз чыршысын утыртты. Балалар белән берлектә бу эштә аларның ата-аналары да катнашты. Акциядә катнашучылар өчен күңелле музыка уйнады. Нәниләр канәгать калдылар – алар бит хәзер чыршылар белән бергә үсәчәк.

2016 елның 8-12 октябрендәге чорда “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре тарафыннан “Урман утырту көне” акциясе кысаларында барлыгы 466 үсенте утыртылды (спирея – 173, миләш – 51, юкә – 18, корычагач – 43, каен – 5, өрәңге – 5, гөлҗимеш – 2, нарат – 120, чыршы – 39, дүләнә – 10). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International