8 сыйныф укучылары: “Без кешеләрне табигатьне сөяргә һәм аны сакларга өйрәтергә телибез”

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

8 сыйныф укучылары, Арчаның “Лесхоз УБМ” МББУ мәктәп урманчылыгы әгъзалары “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенә кушылды. Сурнар кишәрлеге урманчылыгы территориясендә алар дүрт гектар мәйданда өч мең ярымнан артык агач утыртты. “Мондый акцияләрне үткәреп, без урман утырту күләмен арттырабыз, кешеләрнең яшәешендәге экологик шартларны яхшыртабыз. Без кешеләрне табигатьне сөяргә һәм аны сакларга өйрәтергә, кечкенә үсентедән ничек итеп урман үстереп булганлыгын күрсәтергә телибез”, – дип билгеләп үтте яшь урманчы Ш.Шиһабиев (8 сыйныф). Урман утырту көне әле яшь бәйрәм. Без әлеге мәрхәмәтле инициатива вакыт узу белән илебезнең барлык гражданнары өчен чын бәйрәмгә әйләнер һәм һәркемнең “үзе” утырткан агачы, ә иң яхшысы – берничә агачы барлыкка килер, дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International