Татарстандагы дәүләт табигый тыюлыкларының белгечләре Приокск-Терраса дәүләт биосфера тыюлыгында булдылар

2016 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасының берничә дәүләт табигый тыюлыгындагы хезмәткәрләр төркеме Мәскәү өлкәсенең Серпухово районында урнашкан, Михаил Заболоцкий исемендәге Приокск-Терраса дәүләт табигый биосфера тыюлыгында булдылар.

Ул Россиядәге иң кечкенә тыюлыкларның берсе, ләкин, 5 мең тирәсе гектарда 142 төрле кош һәм 57 төрле кыргый имезүче яши. Тыюлыктагы төп хәзинә булып зубр – кыргый урман үгезе санала, ул Европадагы иң эре тояклы хайван, әле кайчан гына юкка чыгу куркынычы янаган мамонтның замандашы.

Тыюлыкларның белгечләре биосфера резерватының төньяк өлешендәге маршрут буенча экскурсия ясадылар һәм Үзәк зубрлар питомнигында һәм Табигый тыюлык музеенда булдылар. Алар өчен табигый шартларга бик якын урнашкан мохиттә зубрларны һәм бизоннарны күрү, “үгезләр патшасы”н юкка чыгудан коткару тарихы һәм зубрларның ничек итеп тыюлыкны ябылудан коткарып калулары белән танышу мөмкинлеге тудырылды.

“Яфраклар аша үтәли” экология сукмагы аеруча зур кызыксыну уятты, ул 8 метр биеклектә үтә, үзе белән күргәзмә кишәрлекләрен тоташтырган күпер-басмалар сериясен хәтерләтә.

Тыюлык музеендагы кызыклы экспозиция көньяк Мәскәү тирәлегенең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында ачыктан-ачык күрсәтеп сөйли. Экспонатлар арасында — бик күп төрле урман тереклекләре, киң ярфаклы урманнар һәм тайга урманнары зоналарында булганнары: кабан, поши, кыр куяны, төлке, Европа кондызы һ.б., шулай ук тыюлык территориясенә керә торган селәүсен һәм бүре. Җирле кошлар, шулай ук бөҗәкләр коллекциясе һәм кайбер хайваннарның катырылган эзләре күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International