“М.Е. Сергеев ис. Нурлат гимназиясе” МАБУ мәктәп урманчылыгы дендропаркында Чыгарылышлар аллеясы – 2017 барлыкка килде

2016 елның 14 октябре, җомга

2016 елның 14 октябрендә “Нурлат урманчылыгы” ДКУ чираттагы Урман утырту көнен үткәрде. Акция узган елның октябрендә Нурлат ш. “М.Е.Сергеев ис. Нурлат гимназиясе” МАБУ базасында оешкан мәктәп урманчылыгында узды. Мәктәп урманчылыгы составына 6-8 сыйныф укучылары керә. Җитәкчеләре – Гаязов Фәниз Талип улы, технология укытучысы. Гамәли һәм сынау-тикшеренү эшләрен алып бару өчен “Нурлат урманчылыгы” ДКУ урман фондында гомуми мәйданы 50 гектар булган кишәрлек бүлеп бирелде.

Акция кысаларында мәктәп урманчылыгының 2016 елның май аенда төзелгән дендропаркында 100 артык агач: каен, имән, балан, миләш, спирея, зәңгәр чыршы утыртылды. Болар белән берлектә, дендропарк территориясендә 11 сыйныф укучылары тарафыннан 2017 елдагы чыгарылыш укучыларына багышланган истәлекле зәңгәр чыршы аллеясына нигез салынды. Барлыгы исә “Урман утырту көне” акциясендә 80 активист катнашты – мәктәп укучылары, мөгаллимнәр һәм “Нурлат урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International