Урман газетасына – 90 яшь

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

“Лесная газета” редакциясе үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу Россиядәге иң борынгы басмаларның берсе. “Листок лесоруба” исеме астындагы беренче номеры 1926 елның 17 октябрендә басылып чыккан. Әлеге көн рәсми рәвештә “Лесная газета”ның туган көне булып санала. 90 ел – тулы бер гасыр. Шушы вакыт эчендә басманың аталышы берничә мәртәбә алышына: “Листок лесоруба и сплавщика”, “Лесной рабочий”, “Лесная промышленность”. 1990 елдан башлап һәм бүгенгәчә басма “Лесная газета” буларак чыга.

“Лесная газета” берничә мәртәбә СССР Журналистлар берләшмәсенең иҗат конкурсларында лауреат була, ВЦСПС, ЦК ВЛКСМ һәм СССР Мәгърифәт министрлыгы, СССР Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан халыкара икътисадый элемтәләрне актив пропагандалаган өчен дипломнар белән бүләкләнә. 1976 елда газета Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1986 елда ул СССР ВДНХ “Совет басмасы” павильонына куела. “Лесная газета” редакциясе – Росия экология хәрәкәтенең Илкүләм экология премиясе – 2016 лауреаты, 90 еллык юбилее уңаеннан Россия экология хәрәкәтенең иң югары бүләгенә – Мактау грамотасына һәм “Россия табигатен саклаган өчен” медаленә лаек булды.

Бүген “Лесная газета” басмасын Россиядә, БДБ илләрендә, шулай ук Англиядә, Италиядә, Кытайда, АКШта, Финляндиядә, Япониядә һәм Көньяк Кореяда укыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International