Бүген, 2016 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасына Тарандт ш. (Германия) Дрезден техник университетының урман бүлеге галимнәре килер дип көтелә. Эшлекле визит кысаларында Германия белгечләре Саба һәм Кайбыч урманчылыкларында үзләренең сынау кишәрлекләрен караячаклар һәм үткәрелгән эшләр турында фикер алышачаклар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 2 алман-россия проекты – “Татарстан Республикасында “LesPlan” урман плантацияләрен булдыру һәм файдалану” һәм “Ботаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын “OMSK” оптимальләштерү” проектлары тормышка ашырыла. Россия тарафыннан проектта Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Саба урманчылыгы” ДКУ һәм “Кайбыч урманчылыгы” ДКУ катнаша.
Программада Дрезден техник университеты урман хуҗалыгы белгечләре Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков белән очрашыр дип планлаштырыла.
Проектның алман тарафыннан катнашучылары: Prof. Dr. Альбрехт Бемманн, Prof. Dr. Свен Вагнер, Dr. Мартин Хофманн, Dr. Анна Моосманн, M. Sc. Анастасия Вальраф,
Ass. iur. Кэтлин Михалк., Томас Хубер.