ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков Дрезден техник университеты урман хуҗалыгы (Германия) галимнәре һәм белгечләре делегациясе белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
“Бүген республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстандагы урманнарны саклау гына түгел, аларны үстерү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләү бурычы йөкләнде. Урманнар безнең территориябезнең нибары 17 процентын гына биләп тора. Бу безнең өчен бик түбән күрсәткеч”, – дип ассызыклады Илдар Халиков. Ул искә төшереп үткәнчә, 2015 елның октябрендә Казанда Россия һәм алман белгечләре катнашында урман хуҗалыгы өлкәсенә багышланган конференция булган иде. Анда урманнарны саклау, яклау һәм үстерү өлкәсендә алдынгы эшләнмәләрне кертү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Быел шундый ук чара Германиядә дә булып узды.
Урманнарны саклау мәсьәләсе, әйләнә-тирәлекне яклауның төп факторы буларак, аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки республика территориясендә өстенлекле фәнни проектлар гамәлгә ашырыла. Тарандт шәһәре галимнәре Татарстан Республикасына “Татарстан Республикасында “LesPlan” урман плантацияләрен булдыру һәм файдалану” һәм “Ботаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын “OMSK” оптимальләштерү” алман-россия проектлары кысаларында килделәр.