Татарстан җирендә алман галим-урманчыларының уникаль тәҗрибәсе

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында “Татарстан Республикасында “LesPlan” урман плантацияләрен булдыру һәм файдалану” һәм “Ботаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын “OMSK” оптимальләштерү” ике фәнни-тикшеренү проекты гамәлгә ашырыла. Россия тарафыннан проектта Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Саба урманчылыгы” ДКУ һәм “Кайбыч урманчылыгы” ДКУ, алманнар ягыннан Тарандт ш. Дрезден техник университеты урман бүлеге (Германия) катнаша.

“Татарстан Республикасында “LesPlan” урман плантацияләрен булдыру һәм файдалану” проекты кысаларында алга таба усак, карагач, каен һәм тирәкнең төрле клоннарыннан “сәнәгать” плантацияләрен булдырып, тиз үсә торган агачларның сынау плантацияләренә нигез салу планлаштырыла. Проектның максаты – барыннан да элек Татарстан Республикасының дегарадацияләнгән һәм су һәм җил эрозиясе куркынычы янаган җирләрдә урман үрчетүне тизләтелгән тәртиптә алып барырга мөмкинлек бирә торган агач токымнарын һәм сортларын ачыклау.

Проектка 2015 елда уңышлы гына старт бирелде. 2016 елның язында алман галимнәре Татарстан Республикасына килделәр һәм Саба урманчылыгы белгечләре белән берлектә өч сынау кишәрлегендә, “LesPlan” проекты кысаларында, урман культуралары утыртылды. Барлыгы исә 7 мең данә утырту материалы утыртылды (тирәк, усак, карагач, каен), аларның үсеп китү дәрәҗәсе 90% тәшкил итте.

Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре фикеренчә, “LesPlan” проектын тормышка ашыру аркасында республиканың урман каплаган өлешләре күрсәткечен арттыруга юнәлдерелгән бурычларны хәл итәргә мөмкин булачак. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы мәйданының 17%ы гына яки 1,27 млн гектары гына урман белән капланган, ә бит 19 гасырда республиканың урман белән капланган өлеше аның 50%ын тәшкил иткән. Урманнарны тизләтелгән тәртиптә үстерү бурычы белән берлектә, агачларның тиз үсә торган плантацияләре агач эшкәртү сәнәгатен дә, шулай ук биоэнергетика тармагын да тәэмин итәргә тиеш.

“Ботаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын “OMSK” оптимальләштерү” проекты ботаклы имән һәм вак яфраклы юкәнең ясалма үсемлекләренә нигез салганда чәчкеннәрнең күләмен оптимальләштерүне тикшерүгә юнәлдерелгән. Татарстан Республикасында шушы агачларның урман берлеге үзенең табигый барлыкка килүе ареалының төньяк-көнчыгыш чигендә тора. Тикшерү объекты булып Татарстан Республикасының Кайбыч һәм Тәтеш урман хуҗалыкларында үсә торган имәнлекләр тора.

Кайбыч имәнлекләре төбәк өчен әһәмиятле экологик һәм икътисади роль уйный. “ОМSК” проекты кысаларында 2016 елның май аенда Дрезден техник университеты (Тарандт) белгечләре, шулай ук ВНИИЛМ (ТатЛОС) һәм Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан Нельдер буенча беренче түгәрәккә нигез салынды. 2016 елның июнендә чәчкеннәрнең яшәргә яраклы булу сәләтенә карата планлы тикшерү үткәрелде, шулай ук нигез салынган тәҗрибә түгәрәгендә өстәмә утырту һәм тәрбия эшләре башкарылды. Нельдер буенча планлаштырылган культураларның катнаш утыртмалары кечкенә генә чикләнгән урында ике токым арасындагы көндәшлек нәтиҗәсен күзәтү мөмкинлеген, шулай ук имән агачының сыйфатына йогынты ясау мөмкинлеген бирә.    

“ОМSК”  проекты Россиядә имән тематикасы буенча яңа фәнни тикшеренүләр өчен, шулай ук имән культурасын тәҗрибәдә үстерү өчен уникаль эксперимент булып тора. Эксперимент барышында алынган нәтиҗәләрнең анализы бары тик берничә елдан соң гына мөмкин булачак, дип билгеләп үттеләр Дрезден университеты галимнәре. Мондый сынауга нигез салу Германия һәм Россия арасында урман тикшеренүләре буенча озак вакытлы хезмәттәшлек турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International