Алмаш урманнар

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

 

Россия Табигать министрлыгы тарафыннан Рослесхоз белән берлектә эшләнгән, Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертә торган федераль закон проекты дәүләт территориясенең урманлы өлешен саклау һәм арттыру буенча Илкүләм планны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Закон проекты буенча, урманлы өлешләр урман хуҗалыгының нәтиҗәлелеге буенча әһәмиятле күрсәткечкә әйләнергә тиеш. Урманнарны арттыруны урман законнарындагы төп принциплар итеп билгеләргә тәкъдим ителә.

Закон проектында урман хуҗалыкларының һәм арендаланган урман кишәрлекләрендә урман хуҗалыгы эшләрен квалификацияле башкаручының эшчәнлегендәге икътисади нәтиҗәлелек мәсьәләсе хәл ителә.

Документта урман торгызуны тормышка ашыручы затлар җавап бирергә тиешле нормативлар билгеләнә. Бу урман торгызу эшләрен сыйфатлы башкару өчен кирәкле булган җайланма, техника, урман орлыклары һәм утырту материаллары белән тәэмин ителешкә кагыла.

Урман кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проектында шулай ук урман кишәрлекләре арендаторларын урманнарны җитештерү буенча эшләрне сыйфатлы башкаруга икътисади стимуллаштыру чаралары да күздә тотыла. Мисал өчен, урман торгызу эшләре тулы күләмдә һәм ябык тамыр системалы утырту материалларын, нәсел үзенчәлекләре яхшыртылган орлыкларны яки алардан үстерелгән утырту материалларын файдаланып башкарылган мәйданнарда аренда шартнамәсенең бәясе киметеләчәк. Шулай ук 10 ел дәвамында урманнарны җитештерү буенча эшләр тулы күләмдә башкарылса, ул вакытта эшмәкәр башка урман кишәрлеге буенча аренда шартнамәсен төзү хокукына ия була.

Тагын бер, күздә тотылучы үзгәрешләргә кагыла торган әһәмиятле аспект файдалы казылма ятмаларын эшләгәндә, торбаүткәргечләр, автомобиль юллары, электр тапшыру линияләре төзелешендә, урманда үзагач эшкәртү объектларын урнаштырганда киселә торган мәйданнарда “алмаш” урманнарны утырту буенча яңа тәртипкә кагыла. Төп принцибы – урман торгызу эшләре белән колачланган территория урман киселгән территорияләрдән ким булмаска тиеш.

Моннан тыш, Закон проектында урман фонды җирләрен башка категория җирләренә күчерү турында үтенеч язуы белән мөрәҗәгать итүче затлар урман фондыннан чыгарыла торган мәйданнарда “алмаш” урманнар утыртуны тәэмин итәргә тиешр.

Мондый “алмаш” урманнар Россия Федерациясенең урман утыртмалары объектларны төзү өчен киселә торган яки урман җирләре башка категория җирләренә күчерелә торган субъекты чикләрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән нормативлар буенча һәм тәртиптә гамәлгә ашырылачак.

Шулай ук закон проектында “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацияләр челтәрендә урман торгызу эшләре мөмкин булган мәйданнар турында аналитик мәгълүматны даими бастыру хисабына урман торгызу эшләренең үтә күренмәлелеген арттыру күздә тотыла.

“Россия Федерациясе Урман кодексына тәкъдим ителә торган үзгәрешләр тиешле инфраструктурасы, техникасы, җайланмалары булган махсус урман хуҗалыгы оешмалары тарафыннан урман торгызуга карата эшләрне башкару өчен шартлар тудырачак. Урман кишәрлегенең арендаторы эшләрне мөстәкыйль башкара алачак, ләкин ул урман торгызу инфраструктурасы белән тәэмин ителеш нормаларына туры килергә тиеш. Шул рәвешле, урман хуҗалыгы хезмәтләре базары барлыкка киләчәк, бу исә урман торгызуның күләменә һәм сыйфатына уңай тәэсир итәчәк.

Закон проектында арендалана торган урман кишәрлекләрендә, инновацияле технологияләрдән файдаланып, урманнарны сыйфатлы җитештерү өчен өстәмә стимуллар барлыкка киләчәк.

“Инфраструктура объектлары белән биләнгән урман җирләренең кайтмаслык булып юкка чыгуы” кебек урман кимү факторын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Урман хуҗалыгы әйләнешенә урман торгызу эшләрен башкарырга мөмкин булган өстәмә мәйданнарны җәлеп итәргә булышачак”, – дип бәяләмә бирде закондагы яңалыкларга карата Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International