Урман уңышы

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Урманның тиңдәше булмаган байлык булуы турында һәркем белә, ләкин табигый ресурсларның мәңгелек булмавы турында гына күпләр уйлап та карамый. Көзге салкыннар җиткәч Арча мәктәп урманчылыгы әгъзалары өчен нарат һәм чыршы күркәләрен җыю эше башлана. Балалар урман тәшкил итүче токымнар булган гади нарат белән Европа чыршысының күркәләрен ясалма урман утырту өчен җыя. Күркәләрне алар гадәттә урман посадкаларыннан – ылыслы токымнарның яшь агачларыннан җыеп алалар. Яшь урманчылардан күркәләрне “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ кабул итеп алырга әзер. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Ф.Н.Гайнанова билгеләп үткәнчә, “күркә арифметикасы” күләмнәре белән таң калдыра. Әйтик, мисал өчен, җыеп алынган өч тонна күркәдән 30 кило орлык чыга, алардан киләчәктә бер миллион тирәсе чыршы үстерергә мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International