“Лаеш урманчылыгы” ДКУ белгечләре, Лаеш техникумында укучылар белән берлектә, Янтык кишәрлеге урманчылыгының 13 кварталында өстәмә яшь агач үсентеләрен утыртты. Утырту эшләре 10 гектар җирдә башкарылды. Активистлар утырту материалларын махсус кул коралы – Колесов кылычы ярдәмендә утыртты.
Бу урман утыртканда кулланыла торган төп корал. БДБ илләрендә урман хуҗалыкларының күпчелеге төрле агач утыртмаларын җитештерү күләмнәрендә кул белән утырту өчен техникадан файдалану мөмкинлеге булмаган территорияләрдә ЛПЛ-5,5 коралыннан файдалана. Әлеге аббревиатура 5,5 килолы урман утырту көрәге буларак тәгаенләнә. Ләкин мондый аталышы бик сирәк очрый, “Колесов кылычы” ешрак күзгә ташлана.
Хәзерге вакытта урман утырта торган көрәктән файдалану урманны кул белән утыртуның иң уңайлы һәм тиз ысулы булып тора. Урман утырту көрәге 1883 елда Александр Андреевич Колесов тарафыннан уйлап табыла. Ул Харьковтагы игенчелек училищесы директоры була. Училище карамагында урман питомнигы була һәм аңа яшь үсентеләрне утырту эшен җайлаштыру өчен Колесов ЛПЛ-5,5 уйлап таба. Аның тарафыннан нарат үсентеләрен утырту өчен гади һәм уңайлы корал эзләп табу омтылышлары берничә тапкыр нәтиҗәсез тәмамлана. Беренче көрәк (Колесов кылычы) нибары 2 килолы була, ә зурлыгы ЛПЛ-5,5 караганда ике мәртәбә кечкенә һәм хезмәт итү чоры да бер ел гына дәвам итә. Колесов кылычының бүгенге вариантын эксплуатацияләү чоры ун ел чамасы тәшкил итә. Шулай итеп, ялгыша-ялгыша, кулланып карау һәм дистәләрчә көрәк ясап карау юлы белән, агроном барыбер нарат үсентеләрен утыртуны җиңеләйтә һәм тизләтә торган көрәкнең рәвешен, авырлыгын һәм күләмнәрен билгели.
Колесов кылычы белән үсентеләрне утырту эше ике кеше катнашында башкарылырга тиеш. Көрәк белән идарә итүчене кылыччы (көрәк атамасыннан килеп чыга), ә агач үсентеләрен чокырга төшерүчене – утыртучы дип атыйлар. Хезмәткәрләр белергә тиешле әйберләрнең беренчесе – утырту эшләре бары тик паралап кына башкарыла. Эшне башлар алдыннан катнашучының һәркайсы технологик карта белән танышып чыгарга тиеш. Хезмәткәрләр боҗрасы арасындагы ераклык кимендә 2,5 метр булырга тиеш. Колесов кылычын тотучы хезмәткәрнең аяклары көрәкнең хәрәкәт итү юлында тормаска тиеш. Әгәр дә урман утырту көрәге юлында таш яки тамыр рәвешендәге каршылык очрый икән, утырту урынын күчерергә кирәк. Процессны игътибарлы итеп өйрәнү хезмәт сагының төп кагыйдәсе булып тора.