Татарстан Республикасы урман фонды территориясеннән 855,6 куб метр каты көнкүреш калдыгы чыгарылды

2016 елның 21 октябре, җомга

Татарстан Республикасында “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе дәвам итә. 2016 елның 20 октябренә карата урман биләмәләрен җыештыру эшләрендә, 2016 елның 15 сентябреннән башлап, 1,5 мең тирәсе кеше катнашкан. 488 урман фонды арендаторы,133 предприятие, шулай ук 15 бакчачылык ширкәте актив партнерларга әверелде. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды һәм МСТТ территорияләреннән 855,6 куб метр каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды һәм чыгарылды. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 504,1 куб метр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды һәм чыгарылды.

Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә һәм МСТТ территорияләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау һәм чикләү буенча 159 рейд чарасы үткәрелде. Рейдлар барышында 35 ККК өеме ачыкланды, хәзерге вакытта алар тулысынча юкка чыгарылды.

Акция барышында 34 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде. 86 мәгълүмат щиты, аншлаглар, шулай ук урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында урнаштырылган  ял урыннары төзекләндерелде. Ел саен акциядә Татарстанның барлык ведомстволары һәм министрлыклары хезмәткәрләре, вузлар, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләре актив катнаша. Табигатьне саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында иминлекле санитария-экология тирәлеген булдыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International