Татарстан Урманчылары Мәскәүдәге “Лесдревмаш-2016” күргәзмәсендә катнаша

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Мәскәүдә VIII “Урман һәм кеше” халыкара форумы кысаларында “Лесдревмаш-2016” махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. “Экспоцентр” үзәге территориясендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үз төбәгенең экспозициясен – продукция үрнәкләре белән бергә, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең макетын, МДФ-панельләр һәм агач идән япмаларын җитештерә торган “Kastamonu” агач эшкәртү моделен күрсәттеләр. Татарстан стендын караучылар өчен урманчылар шулай ук бал һәм кайнатма белән хуш исле чәй рәвешендә татлы кабымлыклар әзерләделәр.

“Урман һәм кеше” халыкара форумы 2016 елның 27 октябренә кадәр дәвам итәчәк, анда Европа, Америка, Азия илләреннән, Россия предприятиеләреннән, дөньяның барлык илкүләм тармак ассоцияцияләреннән вәкилләр киләчәк, алар урман комплексын үстерү буенча актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International