Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениеләрендә – урман хуҗалыкларында урман хуҗалыгын алып бару торышын бәяләү барышында 2016 елның 25 октябрендә кадәр, тапшырылучы хисап белешмәләренең дөреслеген һәм Татарстан Республикасы урман инспекторлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тикшерү максатында, урман законнары бозылу очракларын ачыклау һәм чикләү өлешендә осталык кишәрлекләренә ревизия ясала. Тикшерү барышында вазифаи затлар урманнарны законсыз кисү, җирләрне үзирекле биләп алу, шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре таләпләрен бозу очракларын чикләү, техник документациянең билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү буенча эш алып баралар.
2015 елда осталык кишәрлекләренә карата 366 планлы тикшерү үткәрелде, ул вакытта агачны законсыз кисү буенча 56,1 кбм җир ачыкланды. Китерелгән зыянның күләме – 158,1 мең сум. Үткәрелгән контроль ревизияләр саны – 191, 10,1 кбм законсыз агач кисү урыннары ачыкланды. Китерелгән зыян күләме – 30,7 мең сум. Моннан тыш, белгечләр тарафыннан 13 планнан тыш һәм кисәк тикшерүләр үткәрелде, ул вакытта законсыз кисү очраклары ачыкланмады.