Татарстан Республикасында гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе төгәлләнде, ул ТР барлык муниципаль районнары территорияләрендә узды. Акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үстерүдән һәм үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарга урманга карата сакчыл караш тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны һәм халыкның яшәү тирәлеген яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт булды. Акциядә республикада яшәүче 30 меңнән артык кеше катнашты. Барлыгы 2 миллионнан артык данә төрле ассортиментлы (чыршы, нарат, каен, юкә, агач-куак үсемлекләре) агач үсентеләре утыртылды. Акция кысаларында истәлекле агачлар утырту буенча тантаналы чаралар узды. Яшь үсентеләрне хакимият органнары вәкилләре, предприятиеләр, бюджет һәм коммерциячел булмаган оешмалар, студентлар, мәктәп укучылары утыртты.