“Татарстанның чиста урманнары” республика акциясенең көзге этабын үткәрү буенча 2016 елның 2 ноябренә карата нәтиҗәләр

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясен тәмамлау өчен ике атнадан азрак вакыт калды. Бүгенге көндә акциядә 1,6 меңнән артык кеше катнашты, урман фондының 489 арендаторы, 161 предприятие, шулай ук 21 бакчачылык ширкәте актив партнерлары булды. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды һәм МСТТ территорияләреннән 1102,2 м3 каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды һәм чыгарылды. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 694,4 м3 коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылды.

Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә һәм МСТТ территорияләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау буенча 211 рейд чарасы үткәрелде. Рейдлар нәтиҗәсендә 52 ККК өеме ачыкланды, алар хәзерге вакытта 100% дәрәҗәсендә юкка чыгарылды.

Акция барышында 45 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде. Урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында 112 мәгълүмат тактасы, аншлаг һәм ял урыннары төзекләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International