Салкыннар килү белән утыртмалар өчен җил аудару, кар басу, салкын аркасында ярылу кебек күңелсез күренешләр арта башлый. Һава температурасы ябалдаш зонасында 0-3 градус тирәсендә билгеләнгәч, ботакларда һәм агачларның кәүсәләрендә барлыкка килә торган боз катламнарыннан агачлар да зур зыян күрә башлый. Салкын яңгыр тамчылары ботакларга кунып, тора-бара шунда катып кала һәм тоташ боз хасил итә. Шулай итеп, бозлавык барлыкка килә.
Интенсив бозлавык аркасында боз катламы 3 см алып 5 см кадәр җитәргә мөмкин, ул очракта ботаклар боз сөңгеләренә әверелә. Арта барган боз катламы агачны җиргә бөгә торган урманнардагы мондый күренешләр еш күзәтелә. Ябалдашның рәвешенә һәм күләменә, юанлыгына карап, бозлавыклар агачларга төрлечә тәэсир итә. Хәтта агач кәүсәсе янтаерга мөмкин. Агачсыман таллар гадәттә күп кәүсәле була, аларның ябалдашлары куе һәм киң һәм бозлавык бу агачларның аерылуына китерә. Нарат, бигрәк тә үсенте чорында, бозлавык аркасында еш кына һәлак була. Кар һәм боз ябышканда чыршы сирәк сыгылып төшә, чөнки аның ботаклары болай да түбәнгә таба юнәлеш алган һәм су тиз арада агып төшеп китә, кәүсә өлешендә тупланырга өлгерми. Яфраклы токымнардан туры яфраклы усакка азрак зыян килә, анда кар да, боз да аз туплана. Куаклыклар бозлавыкны барыннан да яхшырак кичерә.