12 ноябрь - Песнәкләр көне. Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр “кышкы кунаклар”ны – безнең якларда кышларга калучы кошларны: песнәкләрне, купшы чыпчыкларны, карабүрекләрне, күкшәләрне, чечетларны, урман чыпчыкларын каршы алырга әзерләнә. Кешеләр алар өчен азык, шул исәптән “песнәкләр өчен тәм-томнар”: тозлы булмаган чучка мае, кыздырылмаган кабак орлыгы, көнбагыш әзерли, җимлекләр ясый һәм элеп куя.
Халык календарында 12 ноябрь православларның изге Зиновий Песнәген искә алу көне булып тора. Халык ырымнарына караганда, нәкъ менә шушы вакытта песнәкләр, салкыннарны тоя башлап, урманнардан кешеләрнең торакларына якынрак очып килә торган булганнар һәм кешеләрдән ярдәм көткәннәр. Борынгы әби-бабаларыбыз шунысын да билгеләгән: кошлар олаулары белән йорт янына очып килә икән, димәк, менә-менә, салкын кыш киләчәк. Аннан соң бу көнне күзәтеп баручы әби-бабаларыбыз, билгеле бер үзенчәлекләренә карап, һава торышын да әйтеп бирә торган булганнар: песнәк сызгырса – көн аяз булачак, песнәк чинаса – төнлә салкын киләчәк, җимлеккә күпләп песнәк җыелса – буран булачак һәм кар явачак. Песнәкнең рус телендәге “синица” исеме бу кошларның зәңгәр канатлы булганына карап барлыкка килмәгән, хәтта күпләр шулай уйларга яратса да. Бу кошларның атамасы кыңгырау чыгына охшатып, яңгыратып җырлаулары аркасында килеп чыккан.
Девятернә урманчылыгы хезмәткәрләре Девятернә поселогы балалар бакчасында “Кышын кошларны очратыйк” акциясен үткәрде. Кошларның файдасы турында сөйләделәр һәм балалар белән берлектә аларның ата-аналары тарафыннан ясалган җимлекләрне элделәр. Кызыл бор кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре шулай ук балалар йортындагы балалар белән акция үткәрделәр.