“Арча урман хуҗалыгы” ДБУ 2016 елның 18 ноябрендә республика семинары – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәсе узачак

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Республика семинары – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәсендә 2016 елның 9 аенда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында сөйләшәчәкләр. Чара кысаларында үзагач әзерләү, урманнарны саклау, яклау һәм үстерү буенча эшләр үткәрү, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы процессын оештыру буенча белем бирү семинары узачак. Урман тармагы вәкилләре Сорнар кишәрлеге урманчылыгында булачак, биредә алар урман әзерләү комплекслары (харвестер+форвардер) ярдәмендә тоташ санитар кисүләрне башкару һәм, тарттыру җайланмасы булган МТЗ-82 тракторыннан файдаланып, урманнарны карап тоту кисүләрен үткәрү технологиясе белән танышачаклар. Шулай ук Балтач һәм Тукай кишәрлеге урманчылыкларын һәм Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбен карау планлаштырыла, соңгысының базасында актив рәвештә мәктәп урманчылыгы эшләп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International