Федерация Советының Авыл-хуҗалыгы-азык төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитетында “2016 елда янгын куркынычы янаган чор нәтиҗәләре: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына “түгәрәк өстәл” булды. Утырышны Федерация Советының Авыл-хуҗалыгы-азык төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Владимир Лебедев үткәрде. Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Гражданлык оборонасы эшләр, гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Хисап палатасы, Генераль прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт, РФ субъектларының башкарма хакимият органнары, фәнни, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында янгын куркынычы янаган чор нәтиҗәләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, Министрлык алып барган кисәтү чаралары, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрсәтелгән гамәли ярдәм аркасында соңгы алты елда Татарстан территориясендә урман янгыннарына юл куелмады. Без ия булган тәҗрибә урман янгыннары белән уңышлы көрәшүнең әһәмиятле дүрт факторын билгели: бу – кисәтү, оператив эш итү, матди-техник база булу һәм оешкан төстә гамәл кылу. Татарстан Республикасы урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә урманнарны саклау буенча тапшырылган вәкаләтләр буенча башкарма хакимият органнары исемлегендә беренче урынга лаек булды.
2016 елда Россия Федерациясе буенча урманнардагы янгыннарның саны, 2015 ел белән чагыштырганда, – 10,7%ка, ә аларның суммар мәйданы 15,3%ка кимегән. Әгәр дә соңгы биш елдагы уртача саннарны чагыштырганда, быел урманнардагы янгыннарның саны – ике мәртәбәгә, ә ут “ялап” үткән мәйданнарның күләме өчтән бер өлешкә кимегән.
“Түгәрәк өстәл”дә шулай ук 2016 елдагы янгын куркынычы янаган чорда урман фонды җирләрендә барлыкка килгән янгыннарны чикләү һәм сүндерү буенча күрелгән чаралар, эшләнгән эшләр, 2016 елда федераль бюджеттан РФ субъектларына янгын куркынычсызлыгын гамәлгә ашыру, урман янгыннарын сүндерү, аларның нәтиҗәләрен бетерү; урманнарны янгыннардан саклауның нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгын һәм урманнардагы янгыннарны мониторинглауны башкару максатында бүлеп бирелгән субвенцияләр турында да сөйләштеләр.
“Түгәрәк өстәл”дә 2016 елда урманнардагы янгыннарны сүндергәндә төбәкләрдә барлыкка килгән проблемалар турында да сүз булды, урманнарда янгын куркынычы арткан шартларда урманнардагы янгыннарны кисәтү, ачыклау һәм сүндерү һәм бюджеттан финанслау дәрәҗәсен киметү буенча нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итә торган чараларны тәкъдим иттеләр.
Ләкин төп проблемалар хәл ителмәгән килеш кала. Бу – урманнарда янгыннарның барлыкка килүенә төп сәбәпче булган антропоген фактор, янгынга каршы чараларның учреждениеләр һәм урман кишәрлекләренең арендаторлары тарафыннан тиешенчә үтәлмәве, янгыннарны үз вакытында ачыкламау, урман янгыннарын булдырмау һәм аларны сүндерү эшләре буенча дәүләт тарафыннан финанслауның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы. Урманда янгын сүндерүченең статусы турындагы мәсьәлә дә хәл ителмәгән, бу исә урман янгыннарын сүндерү формированиеләрен югары класслы белгечләр белән тупларга комачаулый.
Утырышны тәмамлап, Владимир Лебедев тәкъдимнәр проектының әйтелгәннәрне исәпкә алып, эшләп бетереләчәге турында әйтте. Документ нигезендә урманнардагы янгыннарга каршы көрәш проблемаларын хәл итү буенча “Юл картасы”н эшләү планлаштырыла.