Владимир Путин белешмәләрнең дөреслеге өчен урман патологиясе белгечеләренә җаваплылык кертү буенча ГХФ инициативасын хуплады

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

2016 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Гомумроссия халык фронтының “Гамәлләр форумы”нда чыгыш ясап, ГХФның экология һәм урманны яклау проблемалары буенча иҗтимагый мониторинг төркеменең дөрес булмаган урман патологиясе тикшеренүләре актлары нигезендә нигезсез санитар кисүләрне чикләүгә юнәлдерелгән инициативасын хуплады.

“Нәтиҗәле урман патологиясе бәяләмәләре, чыннан да, системалы проблема булып тора. Шуңа күрә безнең тәкъдим түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Беренчедән. Агачларның авыруларына карата ялган бәяләмә ясаучы урман патологлары өчен җаваплылык карарга, шулай ук безнең законнарда шундый норма беркетергә кирәк, аның нигезендә санитар-савыктыру чаралары бары тик федераль хакимият органнары (мин Рослесхозны күздә тотам) белән килештергәндә генә үткәрелерлек булсын, бу органнар әлеге чараларны үткәргән өчен шундый ук җаваплылыкка ия булырга тиеш”, – дип мөрәҗәгать итте Россия Президентына Иркутск өлкәсендә ГХФның экология һәм урманны яклау проблемалары буенча төбәк иҗтимагый мониторинг төркеме координаторы Сергей Апанович.

ГХФ вәкиленең сорауларына җавап биреп, Владимир Путин әлеге проблеманың ил җитәкчелеге игътибарына инде берничә мәртәбә чалынуы хакында искәртте.

“Намуссыз урман патологларына килгәндә: әйе, чыннан да, бу безнең игътибардан читтә кала килде. Иң гадие, әгәр дә моның артында нинди дә булса фәнни, ә бу очракта ялган фәнни тикшеренүләр ята икән, – агач кисүгә рөхсәт алу. Урман патологлары дип аталучы затларның үз вазифаларын намуссыз үтәгәне өчен яки чын мәгълүматларны максатчан үзгәрткәннәре өчен җаваплылык карау өлешендә мин Сезнең белән килешәм. Боларның барысын да тәгаен карарга һәм мондый җаваплылыкны кертергә кирәк. Риза”, – дип ассызыклады Россия Президенты Владимир Путин.

2016 елның 16 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 12 ноябрендәге “Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә аларга тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле дәүләт хакимияте органнары тарафыннан расланган урман патологиясе тикшеренүләре актларында каралган урманнарның санитар һәм урман-патологик торышы турындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм чараларның нигезле булуын контрольдә тоту турында нигезләмә”не раслый торган № 1158 карары рәсми басылып чыкты. Норматив-хокукый акттагы нигезләмәләрнең төп максаты законлылыкны арттырудан, урманнарда санитар кисүләрне билгеләгәндә явызларча файдалану мөмкинлеген һәм хаталарны булдырмаудан гыйбарәт.

“Агачларны законсыз, вәхшиләрчә юкка чыгарганда иң куркынычы – көчсез булу. Гаепле затлар өчен билгеләнгән җәзаның һәлак ителгән агачларны кайтара алмавы хаклы түгел. Моңарчы шулай булды. Хәзер агачларны бу хакта мәгълүмат төбәк хакимиятләре сайтларында басылып чыкканнан соң 20 көн узгач кына кисә алачаклар. Текстта актның номеры, кишәрлек урманчылыгының, кварталның, бүлемтекнең аталышы һәм белгечнең билгеле бер киңәшләре, шул исәптән санитар кисүләр турында мәгълүматлар була.

Күптән түгел кабул ителгән 455 санлы законда санитар кисүләрне контрольдә тоту эшендә җәмәгатьчелекнең катнашу мөмкинлеге беркетелде. Һәм хәзер урман дәүләтнең һәм гражданлык җәмгыятенең икеләтә контролендә булачак.

Әгәр дә сез санитар кисүләрнең хокуклы булу-булмавында шикләнәсез икән, дәшмичә калмагыз. Рослесхозга, округтагы Урман хуҗалыгы департаментына электрон мөрәҗәгатьләр языгыз. Анда кемнең нинди хокук буенча кисүен ачыкларлар.  Ләкин, иң мөһиме, агачлар исән калыр, ә гаеплеләр җәза алыр”, – дип билгеләде Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International