2016 елның 22 ноябрендә Гомумроссия халык фронтының “Гамәлләр форумы”нда ГХФ активистлары тарафыннан урман сагы, ау күзәтчелеге һәм Росприроднадзор инспекторларының җитәрлек булмавы турында мәсьәлә күтәрелде, шулай ук аларга хокук бозуларны теркәү һәм чикләү буенча капма-каршы вәкаләтләр бүлеп бирү тәкъдиме чыгарылды. Вәкаләтләрне өстәү буенча тиешле тәкъдимнәр Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан әзерләнгән.
“Экспертлар белән берлектә, без бу вәзгыятьне “эшкәртеп”, урман сагы, ау күзәтчелеге, балык күзәтчелеге инспекторларына табигатьне яклау буенча вәкаләтләр бүлеп бирүне тәкъдим итәбез, бу бюджетка хилафлык китермичә табигатьне саклау инспекторларының штатын һәм әйләнә-тирәлекне яклау нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк”, – дип мөрәҗәгать итте Россия Президентына Иркутск өлкәсендә ГХФның экология һәм урманны яклау проблемалары буенча төбәк иҗтимагый мониторинг төркеме координаторы Сергей Апанович.
“Тулысынча килешәм, моны эшләргә кирәк, моны хупларга риза”, – дип хуплады ГХФ активистларының тәкъдимен Владимир Путин.
Хәзерге вакытта урманда бер үк вакытта төрле учреждениеләрнең һәм ведомстволарның вазифаи затлары үз бурычларын үти, алар теге яки бу күзәтчелек төрен башкара.
“Мондый хәлдә һәр күзәтчелек вазифасы юнәлешендә гамәл кылучы хезмәткәрләрнең саны җитәрлек булмау хәлиткеч фактор булып тора. Күзәтчелек вазифаларын оптимальләштерү шартларында дәүләт урман инспекторларына хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның тереклек итү тирәлеген саклау, контрольдә тоту һәм алардан файдалануны җайга салу өлкәсендә, шулай ук дәүләт ау инспекторларына урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә адмнистратив хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләр бүлеп бирү тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта бу тәкъдим гамәлдәге законнар кысасында, төбәкләрдә – губернаторларның карарлары нигезендә, ә федераль ведомство хезмәткәрләренә карата – РФ Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү юлы белән тормышка ашырылырга мөмкин. Смоленск, Оренбург, Пенза, Ульян, Мурманск, Псков, Калининград, Сахалин өлкәләрендә һәм Мордовия Республикасында мондый модель инде кабул ителде һәм тормышка ашырыла”, – диде Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.