Владимир Путин шәһәр урманнарын саклау буенча ГХФ инициативасын хуплады

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Гомумроссия халык фронтының “Гамәлләр форумы”нда чыгыш ясап, ГХФның экология һәм урманны яклау проблемалары буенча иҗтимагый мониторинг төркеменең шәһәр урманнарын саклауга юнәлдерелгән инициативасын хуплады.

ГХФ активистлары шәһәр урманнарының массакүләм кыскартылу мәсьәләсен күтәрде һәм аларны яклау буенча чаралар– шәһәр урманнарының бөтен мәйданнарын формалаштырылачак “яшел щит” составына кертү мөмкинлеген бирә торган закон нормаларын кабул итәргә, Урман кодексын “шәһәр урманнары” дигән киңәйтелгән комплекслы төшенчә белән тулыландырырга тәкъдим иттеләр. ГХФ вәкилләре шулай ук табигатьне саклау өлкәсендә инспекторларның җитәрлек санда булмавы һәм нигезсез санитар кисүләр проблемаларын да күтәрделәр.

ГХФ вәкилләре сорауларына җавап биреп, Владимир Путин шәһәр урманнарын дәүләт күчемсез милек кадастрына кертү кирәклеге турында искәртте.

“Эш шунда ки, бу шәһәр урманнары әле дә дәүләт кадастрына кертелмәгән. Шуңа күрә алар белән теләсә кем ни теләсә шуны эшли. Кагыйдә буларак, бу урманнар инфраструктура объектларына якын урнашкан, анда төзү эшләрен башкару җиңелрәк. Бу урманнарны дәүләт кадастрына кертүгә ирешергә кирәк. Бу хөкүмәткә дигән тиешле документларда һәм йөкләмәләрдә рәсмиләштереләчәк. Шулай ук шәһәр урманнарын шәһәр парклары категориясенә кертү мөһим – ул вакытта аларны нәтиҗәле итеп һәм турыдан-туры, кичекмәстән диярлек якларга мөмкин булачак”, – дип ассызыклады Россия Президенты Владимир Путин.

Шәһәр урманнарының яклаулы статусын өстәмә рәвештә көчәйтү максатларында Россия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан “Россия Федерациясе Урман кодексына урманнардан һәм урманнарның махсус яклана торган өлешләреннән файдалануны, аларны саклауны, яклауны, үстерүне җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проекты эшләнгән, кызыксынган федераль органнар белән килештерелгән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелгән.

Закон проекты, асылда, шәһәр урманнарын җайга салу буенча аерым статьяны бүлеп чыгара, шулай ук шәһәр урманнарында агачларны тоташ кисүләрне һәм аларда капиталь төзелеш объектларын урнаштыруны тыя.

2016 елның 03 июлендәге “Әйләнә-тирәлекне саклау турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман-парклы яшел пояслар булдыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында” № 353-ФЗ Федераль законда каралган урман-парклы яшел поясларны булдыру шәһәр һәм шәһәр яны урманнарын яклау буенча өстәмә механизм булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International