Кыш ае кошлар һәм җанварлар өчен авыр вакыт. Буа районы мәктәпләрендә җимлекләр әзерләү буенча зур эш башкарыла. Буа шәһәренең № 1 УГБ мәктәбендә “Кышын кошларны ашатыгыз!” исеме астында акция булып узды, анда балалар үзләренең иң яхшы эшләрен – җимлекләрне, кошлар сурәте төшерелгән плакатларны күрсәттеләр. Акциягә “Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре дә кушылды. Тыюлык коллективы үз эшчәнлегендә үсеп килүче яшь буында табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Бу юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк.