Лубян урман-техника көллияте китапханәсендә ПДН хезмәткәрләре И.И. Җиһаншин, Г.Р. Айсина һәм Кукмара ҮРХ табиб-наркологы Р.М. Сабирҗанов катнашында балигълык яшенә җитмәгән 1 һәм 2 курс студентлары белән очрашу булды. Укучылар белән “Хокук бозуларны кисәтү. Тәмәке, алкоголь, наркотик, психотроп һәм башка төрле матдәләрне куллану нәтиҗәләре” темасына сөйләштеләр. Чараның максаты – балигълык яшенә җитмәгәннәрне кисәтү; хокукый белемнәрне пропагандалау; җаваплы карарга мөстәкыйль килү күнекмәләрен формалаштыру; катлаулы хәлләрне тәнкыйди анализлау күнекмәләрен формалаштыру; укучыларга бу гамәлне кылган чакта аларның Закон бозып кына калмыйча, шул ук вакытта үзләренең якыннарына һәм туганнарына авырлык китерүләре турында аңлату; төркемдә эшли алу, үз карашларыңны белдерү, гәп кора белү күнекмәләрен үстерү.