2016 елның 30 ноябрендә Венада (Австрия) "Россиянең ЦКС – яңа чынбарлыклар, яңа мөмкинлекләр" II Халыкара Конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Чараның оештыручылары буларак Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге белән РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы катнашты. Конференциянең операторы – Кәгазь тармагы белгечләре ассоциациясе.
Халыкара чарада Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской катнашты. "Гамәлдәге ЦКС өлкәсендә яңаларын ясау һәм булганнарын алга таба модернизацияләү өчен Россиянең чимал мөмкинлекләре бик зур. Өстәмә җитештерү куәтләрен урман чималы белән тәэмин итүнең мөмкин булган потенциалы 10 миллион тонна целлюлозадан артып китә", – диде Сергей Донской.
Яңа ЦКС булдыру өчен, Сергей Донской фикеренчә, Красноярск крае (файдаланылмаган диләнке хисабы 65 млн. куб. м.), Иркутск өлкәсе (39 млн. куб. м.), Ханты-Манси автономияле округы (Югра) (36 млн.куб.м.), Томск өлкәсе (34 млн. куб. м.), Коми Республикасы (25 млн. куб. м.), Хабаровск крае (18 млн. куб. м.), Байкал арты крае (16 млн. куб. м.) һәм Вологодск өлкәсе (14 млн. куб. м.) ирекле урман ресурслары булу күзлегеннән чыгып караганда иң перспективалы төбәкләр булып санала.
Сергей Донской шулай ук иң кыйммәтле ылыслы урман токымнары саны буенча Россиянең дөньяда беренче урынны биләп торуы һәм дөньяви урман запасларының 20%ына ия булуы хакында да искәртеп үтте. Ләкин бу мәйданнарның 2/3 өлеше кырыс климат шартларында, урман фонды нәтиҗәле файдаланылмый, эшлекле үзагач аз чыгарыла һәм аны әзерләгәндә һәм транспортлаганда күп чыгым тотыла. "Вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә кирәк", – дип ассызыклады Сергей Донской.