Алман галимнәре "Татарстан Республикасында "LesPlan" урман плантацияләрен утырту һәм алардан файдалану" проектына йомгак ясады

2016 елның 2 декабре, җомга

Урман плантацияләре дигәндә кыска вакыт эчендә табигый үскән агачлар табышыннан берничә мәртәбә югары табыш алу мөмкинлеген бирә торган (аеруча) нәтиҗәле кишәрлекләрдә тиешле агач токымнарын, төрләрен һәм клоннарын утырту җирләре аңлашыла. Шушы җитештерү мәсьәләләре белән беррәттән, бик тиз арада ирешергә мөмкин булган экосистема мәсьәләләре дә хәл ителә (шул исәптән су һәм җил эрозиясеннән яклау, биотөрлелекне саклау, туфракта су запасларын тәэмин итү, туфракта углерод сакланышын тәэмин итү).

Дөньядагы урманнарның мәйданы кимү сәбәпле, бигрәк тә тропик илләрендә, 1980 елдан башлап, плантацияләрдә урман үстерү күренеше киң таралыш алды. Мондый плантацияләрдә урман үстерү эшләрен интенсив рәвештә җәелдерүнең максаты, барыннан да элек, урманнарны һәм табигый урман формацияләрен саклауга, шулай ук аларны плантацияләрдәге үзагачларны коммерциядә файдалану һәм шуның белән берлектә табигый урманнардан агач алу күләмен киметү юлы белән яклауга омтылудан гыйбарәт.

Үзагач җитештерү өчен, бигрәк тә аның биоэнергетика өлкәсендә киң кулланыла башлаганлыгын исәпкә алганда, Германиядә һәм Европаның күпчелек башка илләрендә, 1990 еллардан башлап, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы җирләрендә кисү әйләнеше тизләтелгән плантацияләр актив үсеш алды (KUP - Kurzumtriebsplantagen).

Татарстан Республикасы Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Европа өлешендәге Россия Федерациясе үзәгендә урнашкан. Үзенең география җирлегенә карап, Татарстан Россиянең төньягы белән көньягына карата уңайлы урнашкан.

Татарстанның мәйданы – 67 847 км2 (чагыштыру өчен: Бавария – 70 500 км2).

Татарстан Республикасының гомуми мәйданының 18%ы тирәсен яки 1,22 миллион гектар өлешен урманнар хасил итә.

Өстенлекле токымнар булып яфраклы агачлар санала, шулай ук ылыслы токымнар да бар. Татарстан Россия төбәкләре арасында "урман ресурсларына бай булмаган" төбәккә карый.

Татарстан Республикасындагы урман фонды җирләрендә һәм хәзерге вакытта файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә тиз үсә торган үзагач токымнарыннан торучы плантацияләрне булдыру эрозия проблемасын хәл итәчәк һәм бер үк вакытта туфракның дымлы өлешен арттырырга булышачак, шулай ук республикадагы һәм күрше төбәкләрдәге агач эшкәртү тармаклары өчен кыска ротацияле (15...40 ел) "аерым" агач сортиментларын үстерү мөмкинлеген бирәчәк.

 

"LesPlan" проектын тормышка ашыру методикасы

Татарстан Республикасында һәм Германиядә уртак конференцияләр. Темалары:

- ГИС-технологияләреннән файдалану.

- Россиядә урман плантацияләрен утыртуның юридик аспекты.

- Плантацияләрне утырту, тәрбияләү һәм алардан файдалану.

- Тирәк агачын плитә җитештерүдә эшкәртү.

Татарстан Республика территориясендә тәҗрибәи урман плантацияләрен бергәләп утырту:

- Плантацияләрне утырту дизайнын тәкъдим итү.

- Үткәрелгән тәҗрибәләрнең нәтиҗәләрен статистик бәяләү.

- Үсентеләр белән алмашу.

"LesPlan" проектын тормышка ашыру этаплары

1. Плантацияләрне утырту мөмкинлеге булган кишәрлекләрне анализлау.

2. Чәчүлек материал сайлау.

3. Бер үк төрле дизайнлы 4 тәҗрибә плантациясен утырту (2016 ел).

4. 4 җитештерү плантациясен утырту (2017 ел).

5. Мәгълүмати интернет-платформасын төзү.

6. Дрезден техник университеты, "Хессен-Форст" компаниясе белән Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы фәнни учреждениеләре арасында озак вакытлы хезмәттәшлекне җәелдерү.

 

Уңышлы нәтиҗәгә ирешү алшартлары

- Бердәм тәҗрибә дизайны;

- Бердәм белешмәләр җыю һәм бәяләү;

- Озак вакытлы булышлык;

- Алдан ук билгеләнгән һәм килештерелгән кишәрлекләргә карата системалы һәм юнәлешле сыйфатламалар спектры;

- Мәгълүматлар белән нәтиҗәле алмашу.

Проектның озынлыгы: 01.09.2015 - 02.28.2018 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International