Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Кукмара РМЙ бинасында “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ белән “Кукмара аграр көллияте” ДАҺББУ укучылары арасында “Яшьләр коррупциягә каршы” темасына ШТК (КВН) узды. Үзләренең эчтәлекле, иҗади чыгышлары белән командалар яшьләрнең коррупциягә карата мөнәсәбәтен күрсәттеләр, үз яшьтәшләрен җәмгыятьтәге әлеге тискәре күренешкә каршы көрәшергә чакырдылар. “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ командасы 1 балл аерма белән 2 урынга калды. Ике командага да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.