Бу көннәрдә әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экология иминлеге мәсьәләләренә җәлеп итү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бүләкләү максатында Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Предприятиеләр һәм оешмалар” төркемендә “Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате” номинациясендә “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ 1 урын бирелде. Җиңүчене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев бүләкләде. “Арча урман хуҗалыгы” ДКУ 2 урынга лаек булды.