2016 елның 10 декабрендә Лубян авылында кышкы чорны ачып җибәрүгә багышланган "Сәламәтлек көне!" чарасы булып узды. Анда Лубян көллияте студентлары һәм Лубян урта мәктәбе укучылары актив катнашты. Чара Лубян авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Фәхрәзиев, Лубян мәчете, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ, мәктәп, "Атлант" яшьләр клубы ярдәмендә оештырылды. Бу чын мәгънәсендә спорт, тынычлык, дуслык һәм шәф кәеф бәйрәме булды. Көллият студентлары концерт программасы белән чыгыш ясады, ә чарага килгән кунаклар – Кукмараның "Олимп" боз сараенда тәрбияләнүчеләр бозда матур номерлар ясап күрсәттеләр. Катнашучыларның барысына да кыйммәтле призлар тапшырылды. Ә тамашачылар сәламәт яшәү рәвеше белән дәртләнде.