Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисү очракларын кисәтү буенча кирәкле чараларны үтәү максатларында, 1 декабрьдән башлап, урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан урманны саклау һәм аңа карата сакчыл караш, яңа ел бәйрәмнәрендә ылыслы яшь агачларны һәлак итүгә юл куймау, шулай ук законсыз агач кисүгә һәм урман үсемлекләренә зыян салуга карата законнарда билгеләнгән җаваплылык чаралары буенча аңлату эшләре алып барылачак.
2016 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр булган чорда урман тармагында эшләүчеләр ылыслы үсентеләр күп үсә торган урман кишәрлекләрендә патрульлек эшләрен арттырачак. Урман законнарын бозу очраклары ачыкланганда урманчылар эш кузгату һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча оператив чаралар күрәчәк. Урман хуҗалыгына 5 мең сумлык яки аннан да күбрәк суммадагы зыян салынган очракта материалларны җинаять эшләрен кузгату өчен тикшерү органнарына юллаячаклар.