Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре "Үсеш, тынычлык һәм иминлек максатларында коррупциягә каршы көрәштә берләшик" темасына лекция тыңлады

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы көрәш буенча лекция укылды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашты. Урман хуҗалыгы белгечләренә коррупциячел хокук бозулар турында видеоролик күрсәтелде, аннан соң докладлар тыңланды.

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор җитәкчесе Г.А. Шәмсетдинова коррупцияне кисәтү буенча төп чаралар, хезмәт тәртибенә карата чикләмәләр, тыюлар, таләпләр һәм дәүләт гражданлык хезмәтен үтүгә бәйле коррупциячел хокук бозуларны кисәтү турында сөйләде, шулай ук урман тармагына караган берничә төп мәсьәләгә ныклабрак тукталды. Юридик бүлек башлыгы М.В. Зайцева, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Н.М. Таҗмиев, урман фондын саклау һәм яклау секторы җитәкчесе Н.М. Мирсияпов үзләренең чыгышларында вазифаи бурычларны үтәгәндә коррупциячел күренешләрне юкка чыгару мәсьәләләренә тукталдылар.

Тулаем алганда, лекция барышында 2008 елның 25 декабрендәге № 273-ФЗ Федераль законның максатлары, төп принциплары, бурычлары ачылды. Бу сөйләшү билгеле бер мисаллар, аналитик нәтиҗәләр һәм аңлатмалар белән баетылган тере, кызыклы әңгәмә булды.

Чарага түбәндәгеләр чакырылган иде:

- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары И.Н. Зарипов;

- Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнарда федераль дәүләт урман күзәтчелеге, федераль дәүләт янгын күзәтчелеге һәм гражданлык оборонасы бүлеге башлыгы урынбасары Д.И. Зарипов;

- "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры А.Я. Йосыпов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International