2016 елның 12 декабрендә Россия ТАСС мәгълүмат агентлыгында Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентикның матбугат конференциясе булып узды. Кырымның урман тармагына кагыла торган мәсьәлә журналистларда аеруча зур кызыксыну уятты. Рослесхоз җитәкчесе Республиканың табигатендәге һәм урман хуҗалыгындагы үзенчәлекләргә игътибар юнәлтте, кайбер мисалларга җентекләбрәк тукталды.
Бүгенге көндә Россия Федерациясенең барлык субъектларында да урман хуҗалыгы өлкәсендәге федераль законнар гамәлдә. Ләкин шундый хәл барлыкка килде: Кырым Россия тарафыннан кабул ителгәннән соң Республикада хәзерге вакытта урман хуҗалыгы өлкәсендә төбәк законнары гамәлдә. Бу, үз чиратында, урман тармагын хокукый җайга салуда күпчелек процессларны катлауландыра.
Кырым урманчылары өчен барлыкка килгән төп проблемаларның берсе – урманнардагы төп урман токымнары булган кырым нараты яки Паллас нараты (лат. Pinus nigra subsp. pallasiana) Россия Федерациясенең Кызыл Китабына кертелгән. Димәк, бу токымнарда теләсә нинди кисү эшләре тулысынча тыела дигән сүз. Шул ук вакытта Кырым наратына, башка агачлар белән беррәттән, зыянлы организмнар тарафыннан зыян салынырга мөмкин, даими коры һава торышы аркасында чәчәклекләр корый. Интенсив антропоген басымга тапкырланган әлеге факторлар урманнардагы табигый янгын куркынычы классының сизелерлек артуына китерә.
Урманнарда янгыннарны кисәтү өчен урман хуҗалыгы буенча тулы комплекслы чаралар үткәрелә, мәсәлән: тәрбия кисүләре, чүп-чардан арындыру, санитар кисүләр һәм агачлыкларда янгын куркынычын киметүгә юнәлдерелгән башка төрле чаралар. Барлыкка килгән вәзгыятьтә бу гамәлләрнең берсен дә эшләп булмый.
"Бүгенге көндә Кырым Республикасы – урман мәйданнары зур булган Россия төбәге. Билгеләп үтәм: бу тау урманнары, 300 мең гектарга якын. Кыйммәтле урман үсемлекләренең төрләре бик күп, Кызыл Китапка кертелгәннәре дә юк түгел. Шул ук Кырым нараты (Паллас нараты) – бик катлаулы проблема, чөнки, Кызыл Китапка кертелгәнгә күрә, бу төр агачларны кисеп булмый. Югыйсә ул да кибә, һәлак була һәм янгын куркынычын киметү өчен агачларның бер өлешен кисәргә кирәк", – дип хәбәр итте Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.
Узган елда ярымутрауда берничә урман янгыны теркәлде, алар кеше эшчәнлеге белән бәйле. Рекреация басымы үскән мәлдә төбәк урманнары махсус саклау һәм игътибар предметына әверелергә тиеш.
Урманнарны төбәк милегеннән федераль милеккә күчерү урманнарда алып барылган төзелеш мөмкинлекләрен кисәк киметәчәк, чөнки дәүләт урман фонды территорияләрендә капиталь төзелеш эшләре тыела.
"Минем уйлавымча, урманнарны Кырым Республикасының республика милегеннән федераль милеккә – урман фонды җирләренә тапшыру системалы чишелеш булыр иде. Кырым Республикасы әлегә мондый карарга килмәде. Бу гамәл андагы вәзгыятьнең контрольдә булуын дәвам иттерүгә карата безнең йогынты итә алу мөмкинлеген көчәйтә алыр иде дип саныйм. Быел Кырым Республикасы белән без авиаурман сагының уздырулы маневр көчләре турында килешүләр төзедек. Урманнарны саклау һәм яклау буенча вәкаләтләрне безгә тапшырган очракта, без Кырымдагы хезмәттәшләребез белән бергәләшеп Кырым урманнарын саклау һәм арттыру турында яхшырак кайгырта алыр идек, дип уйлыйм", – дип тәмамлады Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.