Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев ТЯГ телеканалында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе теләктәшлегендә "Трибуна Нового Века" программасында катнашты.
Программа барышында Нияз Таҗмиев билгеләп үткәнчә, урманнардан законсыз файдалануның төп проблемасы шунда ки: барлык урман кишәрлекләре дә ызанлап алынмаган. 2016 елның 01 декабренә карата урман фонды җирләрендә 1235,4 мең гектар мәйданда Россия Федерациясенең милекчелек хокукы теркәлде, бу барлык урман фонды мәйданының (1236,4 мең гектар) 99%ын тәшкил итә. Кадастр исәбенә алу органнары тарафыннан әлеге кишәрлекләр элек исәпкә алынган җир кишәрлекләре буларак (шартлы кадастр номеры булган) кадастр исәбенә алынды.
Урман кишәрлекләренең чикләре 1764 урман кишәрлегенә карата 173 мең гектарда (республиканың урман фонды мәйданының 14%ы) тәгаенләнде. Дәүләт контрактларын үтәү кысаларында Нурлат, Саба, Аксубай, Әгерҗе һәм Азнакай урманчылыклары чикләрендә 126,6 мең гектар мәйданда 768 урман кишәрлеге дәүләт кадастр исәбенә алынды. Хәзерге вакытта "Рослесинфорг" ФДУП Казан филиалы тарафыннан Әгерҗе, Азнакай һәм Аксубай урманчылыклары чикләрендә кадастр эшләре дәвам итә.
2014-2015 елларда "Рослесинфорг" ФДБУ филиалы булган "Мослеспроект" тарафыннан Яшел Үзән, Шәһәр яны һәм Бөгелмә урманчылыклары чикләрендә гомуми 76158 гектар мәйданда кадастр исәбенә алу өчен җир кишәрлекләре турында белешмәләрне үз эченә алучы документларны әзерләү эшләрен башкару буенча 2,974 мең гектар мәйданда 103 урман кишәрлеге кадастр исәбенә алынды. Хәзерге вакытта бу эшләр дәвам итә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гражданнарның урманнардан ирекле файдалана алуын чикләү өлешендә хокук бозуларны чикләү эшләре алып барыла. 2016 елда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан гражданнарның урманнарда ирекле йөрүен коймалар, шлагбаумнар, ясалма киртәләр ясау юлы белән чикләү буенча 70 очрак ачыкланды. Коймаларны һәм киртәләрне сүтү юлы белән, Урман хуҗалыгы министрлыгының урман законнарын бозуларны бетерү турындагы 25 шикаяте суд органнары тарафыннан канәгатьләндерелде.