"Буа урманчылыгы" ДКУ белән "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ "2016 ел өчен урманчылык белән урман хуҗалыгының эшенә йомгак ясау" темасына уртак җыелыш үткәрделәр

2016 елның 16 декабре, җомга

"Буа урманчылыгы" ДКУ белән "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ "2016 ел өчен урманчылык белән урман хуҗалыгының эшенә йомгак ясау"; "Коррупциягә каршы көрәш турында" 25.11.2008 № 273-ФЗ Федераль законның максатлары, төп принциплары, бурычлары; 28.12.2013 № 415-ФЗ һәм 29.12.2014 № 455-ФЗ Федераль законнарын тормышка ашыру темасына уртак җыелыш үткәрделәр. "Буа урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы И.И. Гатауллин, "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ директоры С.В. Кириллов, җитәкче-урманчы урынбасары М.М. Гафаровлар докладлар белән чыгыш ясады. Урманны саклау һәм яклау инженеры М.И. Егоров коррупцияне кисәтү буенча төп чаралар турында сөйләде. Моннан тыш, урман хуҗалыгыннан файдалану инженеры урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү эшләрен үткәрүгә карата 2017 ел бурычларын атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International