Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Йошкар-Ола шәһәрендә "Хәзерге икътисад шартларында Россия Федерациясенең урман законнары" темасына семинар үткәрәчәк, анда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашачак. Семинарда түбәндәгеләр хакында сөйләшергә планлаштыралар: урман фонды җирләрендә Россия Федерациясенең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү, суд тәҗрибәсе, хокукый җайга салуны контрольдә тоту, Урал федераль округында урманнар белән дәүләти идарә системасы эшчәнлеген оештыруның хокукый аспектлары. Шулай ук федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча суд тәҗрибәсе һәм урман кишәрлекләре арендаторлары белән хезмәттәшлек, үзагачны кабул итү һәм төяп җибәрү пунктларының эшчәнлеге, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарту тәҗрибәсе һәм бу өлкәдәге проблемалар турында, шулай ук урман кишәрлекләренең аренда шартнамәләре буенча алынмаган түләүләрне түләттерү тәртибе хакында сөйләшәчәкләр.