"Яшел Россия" хәрәкәтендә катнашучылар тугыз төп экология чарасы буенча елга йомгак ясадылар. Мәскәүдә ведомстволарны бүләкләделәр. "Җиңү урманы" экологик-патриотик проектлар конкурсында Россия Федерациясенең 85 субъекты катнашты. Нурлат балалар экология берләшмәсе, "Яшел Россия" экологик хәрәкәте җитәкчесе К.Ю. Курченкова сүзләренә караганда, иң бай материал тапшырган. Т.И. Чибидина утыртмаларның схемасын, үсентеләр багышлап утыртылган ветераннарның исемлеген, Бөек Ватан сугышы ветераннары фотоларын, аларның биография мәгълүматларын җибәргән. Урман хуҗалыгы ярдәме белән исемле табличкалар ясаганнар. Альбомда агач утырту һәм үсентеләрне карау эшләре белән шөгыльләнгән һәм язгы-җәйге чорда эзләнү эшләрен үткәргән баларның фотолары урнаштырылган. Икенче альбом – ул Нурлатта һәр параллельдә 9 майга бәйрәм чараларын, үлемсез полк акциясен үткәрү турында сценарий. Мәскәүгә тантаналы бүләкләү чарасына бару Нурлат урман хуҗалыгының (җитәкчесе – Р.М. Галиев) шефлык ярдәме һәм "Макойл" нефть оешмасы (җитәкчесе – Д.А. Ишкинеев) теләктәшлеге белән мөмкин булган. Проектта катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм якынлашып килүче 2017 ел белән котлыйбыз. Экология елын иң абруйлы бүләктән башлау – күңелле вакыйга һәм шул ук вакытта бурычларны да арттыра.