2016 елның 20 декабрендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Рослесхоз карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Утырыш Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Иван Валентик һәм Россиянең Бөтендөнья кыргый табигать фондының табигатьне саклау сәясәте буенча директоры – Рослесхоз карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Евгений Шварц җитәкчелегендә узды.
Иҗтимагый совет утырышында 2016 елда ачык белешмәләрне – урманнардан файдалану, аларны үстерү, яклау буенча белешмәләрне һәм башка төрле мәгълүматларны кертеп, Рослесхозның Ачык булу концепциясен тормышка ашыру һәм, № 455-ФЗ Федераль закон нигезләмәләренә туры китереп, урман патологиясе тикшеренүләре актларын РФ субъектларындагы урманнар белән дәүләти идарә итү органнары интернет сайтларында бастырып чыгару төп темаларга әверелде.
Шулай ук Россия Федерациясенең 2013-2020 елларга "Урман хуҗалыгын үстерү" дәүләт программасы проекты һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урман хуҗалыгын интенсификацияләү контекстында урманнардан файдалануны хокукый җайга салу мәсьәләсе турында да сөйләштеләр. 2017 елга Рослесхоз максатларының һәм бурычларының халыкка ачык декларациясе проекты һәм 2015 һәм 2016 елларда Рослесхоз максатларының һәм бурычларының халыкка ачык декларациясен тормышка ашыру аерым темага әверелде.
Су саклау зоналарында һәм Байкал табигый территориясенең үзәк экология зонасында тоташ кисүләргә рөхсәт бирә торган "Байкал күлен саклау турында" Федераль законга һәм урман мөнәсәбәтләрен җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында"гы федераль закон проекты көн тәртибендәге әһәмиятле пункт булды.
"Иҗтимагый совет эшенә килгәндә, мин аны иң актив иҗтимагый советларның берсе дип саныйм. Тулаем алганда, без башка ведомстволар тәҗрибәсенә анализ ясадык – күпчелек ведомстволарда утырышлар тынычрак үтә, фикер алышуларда үткенлек азрак. Бу параметрларда тукталырга, темпларны киметмәскә кирәк дип саныйм мин, чөнки илебез урманнары темасы, тармак проблематикасы, бүген күп нәрсә эшләнүгә һәм эшләнгән булуга карамастан, бер генә дә гадәти шартларда түгел.
Иҗтимагый совет киңәшләрен исәпкә алуны күздә тотканда, 90 тәкъдимнең 50се исәпкә алынды. Бу яхшы күрсәткеч дип саныйм мин, чөнки алар исәпкә алынып кына калмады, ә Россия Федерациясе законнарындагы үзгәрешләрдә дә чагылдырылды", – дип билгеләде Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.