"Урманны карау өчен заманча кече маханика техникасы, иминлекле эшләү ысуллары һәм саклагыч кием-салым, бензин коралы мисалында эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү нигезләре"

2016 елның 23 декабре, җомга

Урман тармагында эшләүчеләрнең квалификациясен үстерү максатында Лубян урман-техника көллияте базасында "Урманны карау өчен заманча кече маханика техникасы, иминлекле эшләү ысуллары һәм саклагыч кием-салым, бензин коралы мисалында эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү нигезләре" темасына өйрәтү-күрсәтү семинары узды. Чараның оештыручылары буларак Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм "Хускварна" ҖЧҖ катнашты. Дөнья чемпионатларында катнашу буенча урман аударучы спортчыларның РФ Җыелма командасы тренеры Александр Владимирович Гончаров, сортимент технологиясе һәм форвадерлар белән комплекслы эшләү буенча бензин пычкысы белән эшләүдә халыкара белгеч дипломына ия булган Владимир Леонидович Богданов семинарда катнашучыларга бензин коралының үсеш тарихы турында, агачны аударганда, түмәрләрне һәм ботакларны кискәндә бензопычкы белән эшләү техникасы, бензин коралы белән акыллы эш итү нигезләре һәм аның сафтан чыгуына бәйле типик хәлләр турында сөйләделәр. Теориядән соң урманда демонстрацияле рәвештә эшләп күрсәтү гамәлләре оештырылды:

- заманча кул бензокоралы ярдәмендә агач аудару;

- бензопычкылар белән эшләү өчен кием-салымның яклаучы үзенчәлекләрен күрсәтү;

- түбәнге янгынны сүндерү өчен ранец тибындагы кул һаваөрдергеченең эше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International