27 декабрьдә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре селектор киңәшмәсендә катнашачак

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

27 декабрьдә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан оештырыла торган селектор киңәшмәсе булачак. Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге белгечләр видеоэлемтә рәвешендә узачак киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр хакында сөйләшәчәк:

1. 2016 елда урманнарны саклау чараларын үтәү, 2017 елга бурычлар. Субъектларның территорияләрендә урманнардагы янгыннарны сүндерү буенча җыелма планнар эшләү.

2. 2016 елда урманнарны яклау чараларын үтәү, 2017 елда корткычларны бетерү чараларын планлаштыру. "Урманнарны зыянлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 30.12.2015 № 455-ФЗ Федераль законны тормышка ашыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International