31 декабрь көнне Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән 2016 елдагы чаралар планы үтәлешенә якынча йомгак ясалды. Татарстан Республикасы территориясендә ел дәвамында бер генә урман янгынына да юл куелмаган Россия Федерациясе субъектларының берсе булып тора, дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә. Уңай динамика менә инде 6 ел саклана. Республикадагы урман фондының 15%ы (Әгерҗе, Азнакай, Аксубй, Бөгелмә, Яшел Үзән, Нурлат, Шәһәр яны, Саба урманчылыгы) кадастр исәбенә алынуы хакында да искәртеп уздылар.
Быел Министрлыкка буйсынучы учреждениеләр тарафыннан 1596 гектар урман культуралары утыртылды, 2180 гектар эрозиягә каршы яклаучы урман утыртмаларына нигез салынды. Үз чиратында төп урман тәшкил итүче токымнарның орлыклары җыеп алынды – 4307 кг.