Мул урман уңышы

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Арча муниципаль районының "Лесхоз УГБМ" МБМ учреждениесендә "Урман уңышы" акциясенә йомгак ясалды. Ылыслы токым күркәләрен җыю һәм булачак урманнарны торгызу өчен орлык әзерләү чараларын, Мәктәп урманчылыгы советы белән берлектә, "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре оештырды. Акция нәтиҗәсендә 1349 кг нарат һәм чыршы күркәсе җыеп алынды. 10, 6, 7, 4, 8 сыйныфларда укучылар урман уңышын җыюда аеруча зур активлык күрсәтте. "Урманнарыбыз өчен гайре табигый булмаган уңышлы ел булды, шуңа да ылыслы токым агачларының орлык запасларын тулыландыру өчен табигатьнең юмарт бүләгеннән файдаланмау дөрес булмас иде. Ылыслы урманнар зур тизлек белән киселә, әлбәттә инде, югалтуларны тулыландыру өчен табигый үсеш җитәрлек дәрәҗәдә түгел, чөнки урманны яңадан үстерү өчен чәчүлек материал запаслары таләп ителә дә инде", – дип билгеләп үтте мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Ф.Н. Гайнанова. Җыелган күркәләрне яшь урманчылар Сорнар кишәрлеге урманчылыгына тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International