Балтач тыюлыгы белгечләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Балтач районы Норма урта мәктәбе укучылары белән берлектә, җимлекләр урнаштыру һәм кошларга җим салу эшләре башкарылды. Мәктәп укучыларында әйләнә-тирәлеккә, тере табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм хезмәтне сөяргә өйрәтү – чараның максатына әверелде. Башлангыч сыйныфларда укучылар тарафыннан барлыгы 28 җимлек ясалды.
Кошлар зыянлы бөҗәкләргә каршы көрәштә зур ярдәм күрсәтә. Аларның күпчелеге начар һава шартларында, кышкы суыкларда һәм кар күп яуганда азык җитмәүдән һәлак була. Шуңа күрә дә Татарстанда яшәүчеләрнең барысын да кышкы чорда кошларны ашату буенча яхшы гамәлгә кушылырга чакырабыз.