Рослесхозда БДАМС системасын модернизацияләү хакында сөйләштеләр

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елның 21 гыйнварында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә "2016 елда үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС эшләп бетерү һәм 2017 елга өстенлекләр турында" киңәшмә булып узды.

Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Андрей Грибенников, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры киңәшчесе Александр Летин, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасарлары Михаил Клинов һәм Владимир Шишов, Эшләр белән идарә итү һәм хокукый тәэминат башлыгы Иван Петухов, Мәгълүмати системалар идарәсенең үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС мәгълүматларын анализлау бүлеге башлыгы, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Алексей Исаев, "Рослесинфорг" ФДБУ җитәкчелеге карамагындагы аппаратның баш аналитигы Александр Мариев катнашты.

"2016 елда үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС эшләп бетерү һәм 2017 елга өстенлекләр турында" доклад белән "Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Алексей Исаев чыгыш ясады.

"Үзагачны исәпкә алуның киләчәген без тармактагы технологик прогресс үсеше белән берлектә күрәбез. Ул кыйммәтле агач токымнарына марка салу системасын үстерүне һәм БДАМС үсеше белән тыгыз интеграцияләнүче тармак законнарында каралган агач төрләре исемлеген киңәйтүне күздә тота", – ди Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

"Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Алексей Исаев үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча 2016 елда җиренә җиткереп эшләп бетерелгән БДАМС вазифаларын эшләтеп күрсәтте.

2016 елда Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28.1 статьясы буенча үзагач белән алыш-бирешләр турында декларация тапшырмаган яки үз вакытында тапшырмаган өчен, шулай ук үзагач белән алыш-бирешләр турында декларациядә белә торып ялган мәгълүматлар тапшырган өчен 3707 административ эш кузгатылган. Административ эшләр буенча 18,1 миллион сумлык штрафлар салынган.

Үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС системасына агач сату һәм алу буенча алыш-биреш килешүләре турында 537 белешмә кертелгән. Үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС системасына көн саен агач белән алыш-бирешләр турында меңнән артык декларация кертелә.

2017 ел башында үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС системасында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 35,7 мең исәпкә алу язуы, Россия Федерациясе субъектлары һәм урманчылыклар өчен 7,6 мең исәпкә алу язуы, Федераль таможня хезмәте хезмәткәрләре өчен – 1,8 мең, Россия ЭЭМ өчен – бер меңнән артык, Федераль салым хезмәте өчен 760тан артык исәпкә алу язуы теркәлгән.

Системада 3,5 миллионнан артык хокук билгеләүче документ саклана – 145 мең аренда шартнамәсе, 2,1 миллион сату-алу шартнамәсе, 240 мең урман декларациясе, урманнардан файдалану турында 1 миллионнан артык хисап.

Россия Федерациясеннән алып чыгу өчен үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС системасына берәмтекләп марка салынган 760,5 мең имән, бук һәм корычагач бүрәнәсенең токымы, сортименты һәм күләме турында белешмәләр кертелгән.

2016 елда БДАМС системасына кертелә торган белешмәләрнең дөреслеген тәэмин итү, файдаланучыларны тәңгәлләштерү инструментлары кертелгән, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, эшмәкәрләрнең, Россия ФТХ һәм Россия ЭЭМның мәгълүмат системалары белән интеграцияләү эшләре башкарылган. Агачның чыганагын (әзерләү, сату) һәм хокук бозу билгеләрен эзәрлекләү мөмкинлеген бирә торган үзагач китертү эзлеклелеген тикшерү вазифасы тормышка ашырылган. Шулай ук аналитика модуленең тест рәвешендәге версиясе тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International