Коллегия утырышын Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров ачты. Үзенең чыгышында ул республикадагы урманнарның гомуми мәйданы 1,271 миллион гектар булуы хакында хәбәр итте. Татарстанның урманлы өлеше 17,6% тәшкил итә. Узган елда 2061 гектарда урман торгызу чаралары башкарылган, 2194 гектарда эрозиядән яклаучы урманнарга нигез салынган. Моннан тыш, министр соңгы 6 ел дәвамында Татарстан Республикасы урманнарында янгын очракларын булдырмаудагы уңай динамиканы да билгеләп үтте. Шул ук вакытта урман үсемлекләренең кору проблемасына тукталды. Узган елда 70 мең гектарда урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган һәм тиешле чаралар планлаштырылган.
Үтеп киткән ел эчендә республика картасында гомуми мәйданы 1309 гектар булган 3 яңа табигый һәйкәл барлыкка килгән, бу җирләрнең 95%ы Бөгелмә урманчылыгына туры килә. Махсус сакланучы табигый территорияләрнең гомуми саны 174кә җиткән, аларның гомуми мәйданы Татарстан Республикасының 2,5%ын биләп тора.
Коллегия азагында Алмас Нәзиров республикадагы урманчылыкларның җитәкчеләрен яшь белгечләрне урман тармагына җәлеп итү буенча актив кадрлар сәясәтен үткәрергә чакырды.
Эш нәтиҗәләре хакында докладлар белән "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ директоры Афанасий Данилов һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе – урманчы Илнур Кәшәфиев чыгыш ясады.
Коллегия эшендә шулай ук Идел федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре, Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, Татарстанның урман тармагында эшләүчеләр катнашты.